22 нче апрель көнне Т.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Укучыларның язма һәм сөйләм телен үстерүдә текст белән эшләүнең роле” дигән темага семинары узды. Семинар барышында 6, 11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбият дәресләре һәм “Тукай – сүнмәс йолдыз ул” дигән бәйрәм кичәсе каралды. Шулай ук укытучылар үз эшчәнлекләре буенча электрон иҗат лабораториясен тәкъдим иттеләр. Республикакүләм семинарларда булган яңалыклар белән таныштырдылар.