Бүген Варяшбаш мәктәбәндә “Балалар ышаныч телефоны көне” билгеләп үтелде. Мероприятиене тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатихова З.А. һәм инглиз теле укытучысы Шәйхетдинова Э.С. әзерләделәр. Мероприятие презентациягә нигезләнеп алып барылды. Балалар кроссворд чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Укытучы ышаныч телефоны язылган буклетлар таратты. Мероприятие ахырында укучылар ышаныч телефоны язылган баннер ясадылар.