Башлангычлар атналыгы.

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангычлар атналыгы бик  оешкан төстә башланды. 15нче апрель көнне “Тапкырларга табышмак” иртәсе үтте. Иң күп белүче укучылар бүләкләнде.   

16 нчы апрель көнне   Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап шигырь укучылар конкурсы үтте. Бәйгедә җиңүчеләр: Хафизова Мәликә -  4 сыйныф, Бакыева Румия -  2 сыйныф укучылары.

17 нче апрельдә  “Әкиятләр иленә сәяхәт” иртәсе үтте. Балалар бик актив булдылар. Үзләре әкиятләр сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International