Район балалар китапханәсендә 20 апрель көнне“ Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән экскурсия үтте. Балалар китапханәнең бүлекләре һәм кечкенәләр өчен кайткан китаплар, җурналлар белән таныштылар. Соңыннан «Кызыл китап»ка кертелгән хайваннар һәм кошлар турында презентация карадалар.