Бүген, «Мизгел» яшьләр үзәге бинасында Мөслим авылында гомер итүче сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылды.
Район Башлыгы Рамиль Муллин ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына атап чыгарылган юбилей медальләрен тапшырды.
Бәйрәм чарасы Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары башкаруындагы җыр, бию номерлары белән үрелеп барды.
Шулай ук, ветераннарга бәйрәм өстәле дә эзерләнгән иде.