7 апрель көнендә "Мизгел" яшьләр үзәгендә Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Чарада район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Район башлыгы Рамил Хәмзович ветераннарга Җинүнең 70-еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырды.һәм якынлашып килүче 9 Май бәйрәме белән тәбрикләп, өлкәннәргә намуслы, тырыш хезмәтләре һәм фидакарьләрчә сугышта катнашканы өчен рәхмәтен белдерде. Аларны Мөслим урта мәктәбе укучылары сәламләде.