Симәк яшьләр кубогы

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

4 апрель  көнне Симәк авылы Мөслимнең спорт  үзәгенә әверелде.  Кыш буена Рус Шуган, Михайловка, Сал. Мухан авылларында,  Спорт мәктәбе кубогына уздырылган волейбол турнирларыннан соң Симәк авылы ниһаять йомгаклау эстафетасын үз кулына алды . Инде матур спорт  традициясенә  әйләнеп киткән, райондагы иң матур волейбол турнирларының берсе “ Симәк авылы яшьләре кубогына”  ярышлар узды.  

 Ярышка үзебезнең 6 командадан тыш, күрше Азнакай районы Чалпы авылыннан, Чаллы шәһәреннән яшьләр командалары катнашты..  Көне буена барган ярышлардан соң 1 нче урында – Чалпы, 2 нче урында – Чаллы яшьләре, 3 нче урында  Мөслимнең “Яшьлек” спорткомплексы командасы.

 Ярышка килгән һәр командады истәлекле бүләкләр. Ә җиңуче командаларга Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең , Мөслим волейбол федерациясе исеменнән мактау грамоталары тапшырылды. Кышкы сезонда үзләрен иң яхшы дип күрсәткән уенчылардан Мөслим районы волейбол җыелма командасы тупланачак һәм әлеге команда республика ярышларында Мөслим данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International