Табигать фәннәре атналыгын дәвам итеп, Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә 7-8 нче сыйныф укучылары катнашында физика фәне буенча КВН үтте. Ярышта ике сыйныфтан җыелма командалар катнашты. Катнашучылар блиц-турнир сорауларына җавап бирделәр, физик зурлыкларның берәмлекләрен табу буенча лото уены уйнадылар, бирелгән хәрефләрдән формула яздылар, анаграммалар төзеделәр, табигать турында мәкаль һәм әйтемнәр әйттеләр, могҗизалар кырына “чыгып” физик терминнар таптылар, ә иң кызыгы – физик законнарны пантомима рәвешендә күрсәттеләр. Зирәкләр һәм тапкырлар ярышыннан катнашучылар да, тамашачылар да канәгать калдылар.