6 нчы апрель көнне “Нептун” йөзү бассейнына Актаныш районының спорт мәктәбе делегациясе килеп китте. Делегация составында медсестра, кассир һәм бассейн операторы бар иде. Күршеләребезне эш графигы, хезмәт хаклары һәм суны чистартуның техник үзенчәлекләре кызыксындырды. Әңгәмә барышында ике як та үзенә кирәкле информацияне алды һәм эш барышында файдалынырга кирәклеген ассызлыклап үтте.