Казан шәһәрендә II республикакүләм Туфан Миңнуллин исемендәге конференция узды. Конференциягә барлыгы 376 эш тәкъдим ителгән. Комиссия журналистика һәм фәнни-эзләү юнәлеше буенча 63 эшне сайлап алды. Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Илшат Идиятуллин, әлеге конференциядә катнашу хокукы алды һәм “Укчы Мөхтәр Идиятуллин” дигән эзләнү эшен яклап, III урын яулады (укытучысы Р.Дәүләтова).