Бүген, район Советы һәм Башкарма комитеты, ветераннар советы, район социаль яклау бүлеге вәкилләреннән торган делегация, Мөслим авылында гомер итүче хәзерге вакытта картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Ханнанова Энҗе Мөхәмәтдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамиль Муллин юбилярны 90 яшь тулу көне белән тәбрик итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын һәм күчтәнәчләр тапшырды. Җыелган кунаклар Энҗе ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.