Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
3 апрель көнне Алабуга шәhәрендэ «Малые города» («Кече шәhәрләр») республикакүләм конкурсы булып узды. Анда катнашып, Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укучысы Ахметзянова Алинә (укытучысы Ахметзянова Мөршидә) 3 дәрәҗә лауреат, Шайгарданова Айгөл җитәкчелегендәге «Шатлык» вокаль ансамбле 2 дәрәҗә лауреат булды. Харитонова Рената (укытучысы Гөлназ Йосыпова ), Саламаев Руслан, Зиннурова Гузәл (укытучылары Ахметзянова Моршидэ) дипломант булдылар, Мирзаянов Нияз (укытучысы Гөлназ Йосыпова ) «Өмет» дипломы белән буләкләнде. Шулай ук җыр сәнгате бүлеге укучылары Нуриева Эльвина, Садретдинова Лилия, Ганиева Ильвина, фортепиано бүлеге укучылары Хафизова Эльвина, Валерия hәм Алина Батршиналар (укытучылары Румия Деникаева hәм Филүзә Шәрипова) катнашучы дипломы белән буләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International