Ветеран белән очрашу

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

3 апрель көнне “Мизгел” яшьләр үзәге специалистлары һәм “Искра” активистлар хәрәкәте волонтерлары Бөек Ватан Сугышы ветераны Зиннуров Мансур Зиннуровичта кунакта булдылар. Сугыш турында кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм фикерләрен уртакташтылар, аяз күк өчен ветеранга рәхмәт сүзләре җиткерделәр! Мансур абый Зиннуров яшьләргә ныклы сәләмәтлек, яхшы, ышанычлы дуслар һәм сугышсыз матур тормыш теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International