3 нче апрель көнне мәгариф идарәсе актлар залында мәктәп директорлары киңәшмәсе үткәрелде. Көн тәртибендә чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрүгә әзерлек, мәктәпләрдә укытуның торышы, методик эш, сыйфатлы белем бирү мәсьәләләре каралды. Мәгариф оешмаларын оптимальләштерү һәм укыту сыйфатына карап хезмәткә түләү турында сөйләшү булды. Мәгариф идарәсе методистлары ел дәвамында мәктәпләргә чыгып оештырылган методик ярдәм турында мәгълүмат бирделәр.