Кичә - "Әкиятләр илендә".

2015 елның 3 апреле, җомга
2 апрель - Балалар китабы көне. Шул уңайдан Яңа Усы авылы китапханәсендә “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр катнашында "Әкиятләр илендә" дип исемләнгән кичә булып узды. Китап күргәзмәсе оештырылды, презентация күрсәтелде. Балалар зур кызыксыну белән китап күргәзмәсен карадылар. Китапханәче әзерләгән күңелле әкиятләр тыңладылар, сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International