Кошлар көне уңаеннан Шуганка авыл китапханәсендә “Исәнмесез, кошкайлар!” дип исемләнгән брейн-ринг үтте. Катнашучылар “Күгәрчен” һәм “Сандугач” командаларына бүленеп, кошлар турында табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Актив катнашучылар бүләкләр алды.