Инде хәбәр ителгәнчә, “Мизгел” яшьләр үзәге «Самовар – PARTY» проектын башлап җибәрде. «Самовар – PARTY» - ул яшьләр катнашындагы чаралар циклы. Егет – кызларны борчыган мәсьәләләрнең беренчесе: “Синең өчен бәхет нәрсә? Син үзеңне бүген Мөслимдә бәхетле хис итәсеңме?” булды. Бүген яшьләр “ Син сайлаган профессия буенча Мөслимдә эш табып буламы?” соравына җавап эзлиячәкләр. Чарадан төшерелгән видеоларны vk.com/mc_mizgel төркеменә урнаштырып бару да күздә тотыла.