Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мөслим муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Районыбыз турында
Муниципаль район башлыгы
Мөслим муниципаль районы
Район тарихы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Авыл җирлекләре турында кыскача мәгълүмат
Геральдика
Депутатлар исемлеге
Фотогалерея
Мөслим муниципаль районы җирле үзидарә органнарының урнашу урыннары, шул исәптән мәгариф, хезмәт, социаль яклау, спорт, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә дә
Районның инвестицион паспорты
Гаилә елын әзерләү һәм үткәрү планы
Район тормышы
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Яшь гаиләләргә торак
Туризм
Бюджетның үтәлеше
Кулланучыларның хокукларын яклау
Милли проектлар
Районның оешма һәм учреждение сайтлары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү исемлеге
Муниципаль заказ
Муниципаль контроле
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Кадрлар сэясэте
Коррупциягә каршы көрәш
Икътисад хэм курсэткечлэр
Культура
Социаль сфера
Мәгариф
Статистик магълуматлар
Ситуацион үзәк
Шәхси мәгълүматларны яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Мөслим муниципаль районы Советы карарлары проектлары
Мөслим муниципаль район Советы карарлары
Район башлыгы боерыклары
Исполком житэкчесенен боерыклары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль-шәхси партнерлык
Пресс-хезмәт
Район яңалыклары
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгынын официаль чыгышлары
Район башлыгынын рэсми блогы
Контактлар
Мөслим-информ
Мөслим муниципаль районының ВКонтакте челтәрендә рәсми аккаунты
Мөслим муниципаль районының ОК челтәрендә рәсми аккаунты
Халык мөрәҗәгатьләре
Интернет челтәре аша кабул итү
Кабул итү көне һәм вакыты
Ышаныч телефоннары
Кире элемтә
Кайнар телефоннар
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Мөслим муниципаль районы
Сәнгать мәктәбе яңалыклары
2015 елның 30 марты, дүшәмбе
28 мартта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, район башкарма комитеты, мәдәният бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә, халык уен коралларында - баян, тальян, хромкада уйнаучыларның һәм халык сәнгате иҗаты белән шөгыльләнүчеләрнең бертуган Нәҗмиевлар исемендәге район фестиваль-конкурсы үткәрелде. Конкурснын максаты – районыбызнын халык уен коралларында уйнаучыларны һәм халык сәнгате иҗаты осталарын ачыклау; яшь буынга баян, тальян, хромка кебек инструментларга карата кызыксыну уяту һәм патриотик тәрбия бирү. Конкурсның кунаклары, жюри әгъзалары Россия Федерациясенен атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигмәтжанов, Татарстан Республикасынын атказанган сәнгать эшлеклесе, Яр Чаллы шәһәре сәнгать көллияте директоры, якташыбыз Рамиль Бадретдинов, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, балалар язучысы Мөҗәhит Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин һәм жюри әгъзасы сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы Радик Газизов булдылар. Спонсорлар Марсель һәм Ирек Нәҗмиевларның тормыш иптәшләре белән балалары. Шулай ук якташыбыз, сәнгать мәктәбе директоры булып эшләгән, бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә Россия Федерациясенен Татарстан Республикасы буенча социаль - иминият Фондының региональ бүлеге директоры Илнур Шәймәрданов. Конкурс ике номинациядә узды. “Халык уен коралларында - баян, тальян, хромкада уйнаучылар” номинациясе 2 төркем буенча бәяләнде. Беренче яшь категориясендә 1 урынны Мансур Закиров һәм Булат Әхмәтҗанов; 2 урынны Динар Гыйздәтов, баянчылар дуэты - Динар Гыйздәтов белән Данила Митюшкин; 3 урынны Данила Митюшкин һәм Зилә Кыямова алдылар. Икенче яшь категориясендэ 1 урынны баянчылар дуэты Мирзаянов Айдар белән Мизаянов Сәгыйтҗан булды. 2 урынны Исрафилов Илүс белән Бадыйков Марсель, 3 урынны Тимергалиев Марс һәм Зиганшин Харис, Зиннатуллин Равил алдылар. “Иң яшь катнашучы” дипломы белән бертуган Рамил белән Айрат Бакиевлар, “Ин өлкән катнашучы” дипломы белән Дилфин Ишматов, “Тамашачы мәхәббәте” дипломы белән Илфат Сәхбетдинов, “Җиңүгә омтылыш” дипломы белән Мәрзия Виноградова һәм Рәйсә Гаттарова, “Иң яхшы башкаручы” дипломы белән Миргарифан Ханнанов, “Конкурс темасын иң яхшы ачучы” дипломы белән Айнур Госманов, “Өмет” дипломы белән Ришат Хөснимәрданов һәм Нәркис Ханнанов, “Виртуоз башкаручы” дипломы белән Мирзанур Гыймаев бүләкләнде. “Халык сәнгате иҗаты” номинациясендә катнашучылар төрле материаллар (карандаш, гуашь, акварель һ.б) һәм техника белән эшләнгән, 60х40 см зурлыктагы рамга алынган узенен эшен җибәргән иде. Декоратив-гамәли иҗат – агачка уеп һәм кисеп, чигеп, күннән эшләнгән, керамикадан, металлдан, корамадан (тукыма кисәге), каен тузыннан, тал чыбыгыннан, тукымадан, киездән ясалган һәм төрле предметларга дизайн эскизлары, проектлар, автор эшләнмәләре бик куп иде. Мәдәният йорты фойесында фестивальдә катнашучыларнын кул эшләреннән оештырылган күргәзмә эшләде. Конкурс эшләрен бәяләү 3 яшь категориясендә үткәрелде. Беренче яшь категориясендә 1 урынны Деникаев Шамиль; 2 урынны Алсу Шарифуллина; 3 урынны Диләрә Нуриева алды. Икенче яшь категориясендә 1 урынны Юля Батырова; 2 урынны Тамара Садыкова; 3 урынны Руслан Иванов алды. Өченче яшь категориясендә 1 урынны Эльмира Галиева, 2 урынны Гөлнур Сәрвәрова, 3 урынны Йолдыз Зәкиева алды. “Иң яшь катнашучы” дипломы Әминә Нәжмиевага, “Ин өлкән катнашучы” дипломы Әлифә Шакировага, “Ин дус коллектив” дипломы Гөлназ Талыйпова укучыларына, “Тамашачы мәхәббәте” дипломы Фәриха Солтановага, “Җиңүгә омтылыш” дипломы Алинә Шакирова һәм Тәнзилә Касыймовага, “Иң зәвыклы эш” дипломы Гөлнара Виноградова һәм Равил Шәйхиевка, “Өмет” дипломы Айназ Закирова һәм Айгөл Галиевага, “Конкурс темасын иң яхшы ачучы” дипломы Айсылу Латыйповага тапшырылды. Фестиваль Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим район мәдәният йортында гала-концерт белән дәвам итте. Котлау сүзе белән район башлыгы Рамил Муллин чыкты. Бәрәмебезгә зур кунак булып Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов кайтты. Ул конкурсның Гран-при иясе Алин Зиннуровка һәм сәнгать мәктәбенә кыйммәтле бүләк , тальян гармун алу өчен акча тапшырды. Бәйрәмне күршеләребез Сарман, Актаныш районнарыннан килгән сәнгать эшлеклеләре чыгышы бизәде. Күптәннән көтеп алынган бу бәйрәм район тамашачысы күңелендә якты хәтирәләр калдырды, киләчәктә дә балаларыбыз татар халык уен кораллары моңнарын онытмыйча, халык сәнгате иҗаты белән шөгыльләнүләрен дәвам итеп, тагын да камилләштереп, мондый матур чараларыбыз киләчәктә дә дәвамлы булыр дип өметләнәбез.
Мөслим сәнгать мәктәбе
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
29
апрель, 2026 ел
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде
28
апрель, 2026 ел
Республика маркетинг үзәге
Республика маркетинг үзәге
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр)..
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр)..
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз