Мөселман яшьләре спартакиадасы

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

29 нчы март көнне, Мөслимнең спорт корылмаларында Мөселман яшьләренең спартакиадасының , көньяк – көнбатыш районнарының республика спартакиадасы үтте. Ярышларда 11 районнан 200 дән артык кеше катнашты. Спортсменнар волейбол, өстәл теннисы, йөзү,канат тарту кебек ярышларда көч сынаштылар. Кич белән генә беткән ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

1нче урын – Сарман районы

2 нче урын – Әлмәт районы

3 нче урын –Кама Аланы

4 нче урын – Мөслим районы

5 нче урында – Актаныш командалары

Татарстан республикасы Диния нәзәрәтенең Яшьләр белән эшләү бүлеге вәкиле Айгөл Ринат кызы әйтүенчә: - Ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә иң мөһиме мөселмән яшьләренең сәламәт яшәү рәвешен генә түгел, ә спорт белән бергә атлаулары сөендерде” диде. Барлык җиңучеләргә истәлекле бүләкләр һәм Диния нәзәрәте грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International