II Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015”

2015 елның 27 марты, җомга

27 нче март көнне Мөслим гимназиясе базасында II Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015” узды. Укуларның макстаты: якташ язучыбыз иҗатын өйрәнү, пропогандалау, 2014-2020 нче елларга Татарстан Республиксы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республиксында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республиксы дәүләт программасын тормышка ашыру һәм укучыларда эзләнү-тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылышын тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Укуларда Татарстан Республиксы Язучылар Союзы әгъзалары, “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Мәгариф” журналы редакциясе, Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе, Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама шәһәрләре, Әлмәт, Тукай, Бөгелмә, Азнакай, Сарман, Актаныш, Мамадыш, Чирмешән, Зәй, Апас муниципаль районнарының 26 укучысы һәм 24 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

          II Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015” 5 секция кысаларында узды.

 1 нче секциядә 8 нче сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:

      I урын – Фәррәхов Динар (Актаныш районы Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе);

      II урын – Ханова Рүзилә (Сарман гимназиясе);

      III урын – Шәяхмәтова Миләүшә (Мөслим районы С.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе).

  2 нче секциядә 9 нчы сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:

       I урын – Каюмов Марат (Мамадыш районы Урта Кирмән урта гомуми белем бирү мәктәбе);

      II урын – Сәләхова Айсинә (Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар-интернаты);

      III урын – Нуретдинова Инзилә (Мөслим районы Үрәзмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе).

       3 нче секциядә 10-11 нче сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:

      I урын – Мөхәмәтова Лениза (Мөслим гимназиясе);

      II урын – Шәйгарданова Альбина (Мөслим районы Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе);

      III урын – Садыйкова Гүзәл (Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе).

        4 нче секциядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары презентацияләр, проект эшләре, реферат, фәнни эзләнү эшләре һәм электив курслар белән катнашты. Алар  арасында җиңүчеләр:

      I урын – Э.В.Тимергалиева, З.Х.Рәхимова (Мөслим гимназиясе, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе);

      II урын – З.Б.Ульданова, К.Җ.Мәүлиева (Әлмәт, Тукай районнары Кузай, Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәпләре);

      III урын – Р.Ф.Дәүләтова (Мөслим районы Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбе).

         5 нче секциядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында мастер-класс буенча җиңүчеләр:

      I урын – А.Х.Нәбиуллина (Зәй районы Бура-Киртә төп гомуми белем бирү мәктәбе);

      II урын – К.Ә.Заһирова (Сарман гимназиясе);

      III урын – Р.Җ.Сәләхов (Актаныш районы Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе).

        Җиңүче һәм катнашучы һәр укучы һәм укытучыга дипломнар, сертификатлар тапшырылды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International