23 нче март көнне Казан шәһәрендә Каюм Насыйри исемендәге XIII укуларының төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Район буенча бу укуларда 7 укучы катнашты. Мөслим гимназиясе укучысы Динара Бәдертдинова, туган якны өйрәнү юнәлешендәге секция эшендә катнашып, грамота белән бүләкләнде. Гимназиядән Зәринә Габдуллина һәм Әмәкәй урта мәктәбе укучысы Азилә Насертдинова татар әдәбияты (проза) секциясендә җиңүче грамотасына ия булдылар. Мөслим гимназиясенең 9 нчы Б сыйныфы укучысы Лиана Харисова, “Халык авыз иҗаты” юнәлешендәге фәнни-тикшеренү эшен яклап, III дәрәҗә Дипломга лаек булды. Укучыларның фәнни җитәкчеләре Э.В.Тимергалиева, Г.Ш.Хәкимова.