Җәмәгать тыңлаулары

2015 елның 24 марты, сишәмбе

Югары педагогик осталык, мәгарифне үстерүгә керткән күләмле өлешләре өчен  2015 нче елда Мөслим гимназиясеннән Хәйруллина Чулпан Алмаз кызы, Арсланова Лариса Николаевна, Тимергалиева Эльмира Васил кызы, Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Шәймөхәмәтов Илдар Фарса улы, Гыйбадуллина Фәридә Гәйсә кызы, Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гыймранова Гөлнара Вәли кызы  “Мәгариф”милли проекты кысаларында акчалата бүләкләүгә дәгъва белдерәләр.

27 нче март көнне 13.00 сәгатьтә район мәгариф идарәсенең актлар залында югарыда исемләнгән укытучыларның эшчәнлеге буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрелә. Әлеге чараның максаты – дәгъвачыларның җәмәгатьчелеккә үз эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерү. Җәмәгать тыңлауларында җирле үзидарә органнары, укытучыларны конкурска тәкъдим иткән оешма, ата-аналар, укучылар үзидарәсе органнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, методик берләшмә җитәкчеләре, укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International