“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рус телен өйрәтудә яңа УМК ларны кертү”

2015 елның 17 марты, сишәмбе

2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү буенча “Киләчәк”-“Будущее” Стратегиясе кысаларында, инде менә өченче ел рәттән мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә 1 миллион сум күләмендә Грант бүлеп  бирелә.  Грант балаларны республикадагы ике дәүләт теле-рус һәм татар телләрендә укыту буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән балалар бакчаларына бирелә. Бәйге 2015 нче елның апрель аенда үткәреләчәк  һәм анда  районның  мәктәпкәчә гомумбелем бирү программаларын гамәлгә ашыручы барлык балалар бакчалары да катнашачак. Узган елны  бәйгенең республика этабында җиңеп чыккан  Мөслимнең “Кояшкай” балалар бакчасында  17 март көнне балалар бакчаларында эшләүче педагоглар өчен “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рус телен өйрәтудә яңа УМК ларны кертү” темасына семинар-практикум узды. Семинарда катнашучылар рус теле эшчәнлеге карадылар, Мөслим авылының “Кояшкай” балалар бакчасының бу юнәлештә эшчәнлеге  белән таныштылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International