Районда ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен таршыру эше актив рәвештә дәвам итә.
6 нчы март көнне район комиссиясе Вәрәш Баш һәм Крәш-Шуран авыл җирлекләрендә уздырылган бәйрәм чарасында катнашты. Тантаналы рәвештә район Башлыгы Рамил Муллин ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә 241 дәнә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел” истәлек медальләрен таршырды.