6 нчы март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим авылында гомер итүче 12 ветеранга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен таршыру тантанасы булып узды.
Тантаналы рәвештә ветераннарга истәлек медальләрен район Башлыгы Рамил Муллин тапшырды. Ветераннарны тәбрикләп, аларга карата җылы сүзләрен җиткерде, саулык-сәламәтлек теләде.
Бәйрәм чарасы матур концерт программалары белән дәвам итте.