4 нче март көнне районның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ә.Шакирова, М.Әмирова, Л. Кашапова, З.Вәлиева Әгерҗе шәһәренең 1 нче номерлы гимназиясендә “Иҗади шәхес тәрбияләүдә инновацион технологияләрнең роле” темасына төбәкара семинарда катнаштылар. Үстерелешле укыту, продуктив уку, тәнкыйди фикерләү, коммуникатив һәм проект технологияләре кулланып уздырылган ачык дәресләр, мастер-класслар карап, тәҗрибә уртаклаштылар.