Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
4 март көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында һәм язның иң ямьле көннәрендә узучы 8 март – Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең вокал укытучылары Шәйгәрдәнова А.Р., Йосыпова Г.М. үзләренең укучылары белән картлар йортына концерт белән бардылар. Әлеге чараны Иҗтимагый совет рәисе Моряк Шайхрахманович «Һөнәрленең күңеле яшь, җыр да аңа фикердәш» дигән девиз астында оештырды. Очрашу кул остасы - чигүче Роза Нәгыймовнаның мастер – классы белән төгәлләнде. Ветеран, лаеклы ялдагы укытучы Хәлимә Хәсән кызы һәм Йосыповлар гаиләсе әби – бабайларга күчтәнәчләрен тапшырды. Вокал бүлеге укучылары күңелләргә кереп ятучы сугыш, җиңү, туган җир һәм һөнәрләргә багышланган җырлар җырлап әби-бабайларны сөендереп кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International