Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
3 март көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Рамил Курамшинның «БАЛАЧАК БӘЙРӘМНӘРЕ» китабына презентация үтте. Презентациянең максаты: җыр сөюче тамашачыларны Рамил Курамшинның иҗаты белән таныштыру, моң аша эстетик тәрбия бирү. Вокал бүлеге укытучылары балаларны, укытучыларны, килгән кунакларны талантлы музыкант, күренекле баянчы булу өстенә, матур көйләр иҗат итүче композитор - Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Курамшинның иҗаты белән таныштырып үтте. 2014 нче елда дөнья күргән «Балачак бәйрәмнәре» җыентыгына Рамил Курамшинның балалар өчен төрле елларда иҗат ителгән җырлары тупланган. Презентация – концертта Рамил Курамшинның тормыш юлы белән дә таныштырып, презентация күрсәтелде, тамашачыларга авторның иҗаты буенча сораулар бирелде. Вокал бүлеге укучылары «Балачак бәйрәме» китабына кергән җырларны җырлап китапның эчтәлеге белән тамашачыларны таныштырдылар, презентациядәге сюжетларда китапның эчке дөньясы күрсәтелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International