Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
28 февраль көнне Чистай шәhәрендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы оештырган «Кама мозаикасы» VIII Республика фестиваль – конкурсы булып узды. Анда Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары да катнашты. Кыямова Язилә (укытучысы Румия Деникаева) II дәрәҗэ, Хафизова Эльвина (укытучысы Филүзә Шәрипова) III дәрәҗә лауреат булдылар. Ибраев Ринат (укытучысы Филүзә Шәрипова) «Әсәрне зәвыклы башкаручы», Батршина Валерия (укытучысы Румия Деникаева) «Пьесаны яхшы башкаручы» дипломнары белән буләкләнделәр. Укытучыларга лауреатлар әзерләгән өчен оештыру комитеты рәхмәт хаты тапшырды. Безнен укучылар үзләренең чыгышлары белән жюри членнарыннан югары бәя алдылар, аларны киләсе конкурсларга да зур түземсезлек белән көтеп калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International