Мөслим лицее базасында башлангыч класс укытучыларының районара семинары узды. Мөслим һәм Минзәлә районы мөгаллимәләре үзара фикер алыштылар. “Яшь эколог” түгәрәгенең ачык дәресен Мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагогы Әлфия Каржавкина күрсәтте. Дәрес “Безнең як табигатенең үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы” дип аталды. Педагог дәресен сингапур структураларына таянып оештырды.