“Парламент дәресләре - 2014”

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

25 февраль көнне Казан шәһәрендә республикакүләм үткәрелгән “Парламент дәресләре  - 2014” конкурсы кысаларында рәсемнәргә, видеоролик, иншалар һәм эссе бәйгеләренә нәтиҗә ясалды. Безнең районнан Яңа Усы урта мәктәбенең 3 класс укучысы Игошев Давид (җитәкчесе Ренат Хаҗиев) 1-4 класс укучылары арасында оештырылган “Минем йортым – минем республикам” рәсем конкурсында катнашып 1 урынга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү Дәүләт Советы  бинасында оештырылып, диплом һәм кыйммәтле бүләкләрне Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International