“Өстенлек мәктәбе”

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

26 февральдә “Өстенлек мәктәбе” ндә (Мөслим лицее) Мөслим һәм Минзәлә районнарының башлангыч сыйныф укытучылары “Заманча дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Сингапур укыту алымнарын куллану” темасына семинарда катнаштылар. Мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучылары Сингапур структураларын һәм алымнарын кулланып ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Дәресләрдән соң түгәрәк өстәл оештырылды. Монда укыту процессын яңарту, укытуның сыйфатын күтәрү, укучыларның гына түгел, ә укытучыларның үзләренең дә активлыгын арттыру турында сүз барды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International