24 нче февраль көнне Мөслим лицее базасында география укытучыларының район семинары узды. Семинарның максаты: география дәресләрендә фәнара бәйләнешнең уңай сыйфатларын дәлилләү. Укытучылар 10 нчы сыйныфта ачык дәрес һәм сингапур структуралары кулланып күрсәткән мастер-класс карадылар. Семинар азагында исә Мөслим үзәгендә урнашкан “Туган як” музеена экскурсия ясадылар.