Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

21 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары уздырыла. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.

Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымга якын Спартакиада ярышларында катнашучылар 9 төр буенча көч сынашачак: чаңгыда йөгерү эстафетасы, коньки (шорт-трек), өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, канат тарту һ.б.

Мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында VIP-йөгерү (чаңгы) каралган, ир-атлар өчен – 2 км., хатын-кызлар өчен – 1 км. аралыгында.

Иътибар!

Спартакиада ярышларында оешмада 4 айдан да ким эшләмәгән, гомумбелем оешмаларының, мәгариф бүлекләренең (идарәләренең) төп хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре генә катнашырга хокуклы.

Ярышта катнашучыларның түбәндәге документлары булырга тиеш: форма буенча якынча белдерү (гомуми һәм ярыш төрләре буенча), һәр катнашучыга анкета, расланган паспорт күчермәсе, расланган хезмәт кенәгәсе күчермәсе.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International