“Мизгел” яшьләр үзәге каршында оешкан “Искра” активистлар хәрәкәте “Ихтирамлы водитель” акциясе үткәрүе турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге акия барышында төшерелгән видеоролик ( сез аны vk.com/mc_mizgel группасыннан карый аласыз) халык арасында зур резонанс тудырды. Бүгенге көндә егет-кызлар икенче шундый акиягә әзерлек эшләре алып бара.