Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 21 феврале, шимбә
20 февраль көнне сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары укучылары җиңүнең 70-еллыгына hәм ватанны саклаучылар көненә багышлап, Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннуров Мансур hәм әфган сугышы ветераны Госманов Данил белән чәй табыны артында очрашу үткәрделәр. Бу матур чара балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан ветераннарга рәсем сәнгате бүлеге укытучылары тарафынан эшләнгән истәлекле открыткалар бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International