Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 21 феврале, шимбә
2014 нче елдан бирле районыбызда Иҗтимагый Совет инициативасы белән «Буыннар очрашуы» уздырыла башлаган иде. Ул истәлекле очрашуларның икесе Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә уздырылса, чираттагысы 20 нче февраль көнне Мөслим урта мәктәбендә үтте. Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында һәм якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны саклаучылар көненә багышлап әлеге очрашуда 95 яшьлек фронтовик, Бөек Ватан сугышын башыннан алып ахырына кадәр үткән, Япон сугышында катнашкан батыр – Мөхәммәдиев Хәмидулла Шәвәли улы, Иҗтимагый Совет рәисе Йосыпов Моряк Шәйхрахман улы катнаштылар. Алар үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштып, солдат хикмәттләрен, сугышның ачысын сөйләп күңелләрне нечкәрттеләр. Әлеге очрашуны истәлекле вакыйгага әйләндерүдә Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы, Йосыпова Гөлназ Моряк кызында укып җыр серләрен өйрәнүче укучыларның роле зур. Латипов Азат, Яхин Алмаз, Сөләймәнова Диана, «Кызлар-йолдызлар» вокаль ансамбле башкаруындагы Бөек Ватан сугышы елларына багышланган җырлар һәр тамашачының йөрәгенә үтеп кереп бер моңга әверелде. Очрашуда кунаклар: Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең директор урынбасары Рәйлә Әхмадулла кызы, нәтиҗәле хезмәт куйган лаеклы ялдагы укытучы Хәлимә Хәсән кызы да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International