19 нчы февраль көнне район администрациясе бинасының актлар залында мәктәп җитәкчеләре Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттәхов һәм муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин белән очраштылар. Көн тәртибендә төп сорау – укытуның сыйфатын, дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм 4, 9, 11 нче сыйныфларда республикакүләм тестлаштыруларның нәтиҗәлелеген күтәрү. Аеруча укытуның нәтиҗәлелеге өчен һәркемнең җаваплы булуына басым ясалды. Азкомплектлы мәктәпләр проблемалары күтәрелде.
Очрашуда Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем идарәсе җитәкчесе Т.Т. Федорова катнашты һәм белем сыйфаты торышына кыскача анализ бирде. Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Л.М. Харисова үзенең чыгышында белем сыйфатын күтәрүдәге проблемаларга тукталды.