Бүген, Мөслим муниципаль район Советы утырышы залында атналык иртәнге утырыш булып узды. Утырышны район башлыгы Рамиль Муллин алып барды.
Киңәшмәдә Мөслим районы прокуроры Фәнис Салимов, район прокуратурасының 2014 елдагы эшчәнлеге, 2015 елга планнар турында чыгыш ясады.
Көн тәртибенә кергән «Юл хәрәкәте иминлеген саклау һәм аны кисәтү» мәсьәләсе буенча, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Хайрутдиновның чыгышы тыңланылды.
Җиңү фондына финанс средстволарын җәлеп итү буенча, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, Рушат Солтанов чыгыш ясады.
Район башлыгы Рамиль Муллин киңәшмәдә катнашучыларны кадрлар составындагы үзгәрешләр белән таныштырып узды.
«Татэнергосбыт» ачык акционерлык җәмгыяте Әлмәт бүлекчәсе филиалының Мөслимдәге клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Сруров Марс Абураевич лаеклы ялга китү сәбәпле, үз гаризасы белән вазифасыннан азат ителде. Район Башлыгы Марс Абураевичка район халкын электр энергиясе белән тәэмин итүдә күп еллар куйган тырыш хезмәте өчен зур рәхмәтен белдерде һәм Мөслим муниципаль район Башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләде. «Татэнергосбыт» ачык акционерлык җәмгыяте Әлмәт бүлекчәсе филиалының Мөслимдәге клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе итеп Сруров Салават Марс улы билгеләнде.