Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 26 ел

2015 елның 13 феврале, җомга
 

Бүген, Мөслим район үзәгендә урнашкан сугыш һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 26 ел тулу уңаеннан тантаналы рәвештә митинг уздырылды

Чарада Мөслим район Башлыгы, район Советы рәисе Рамиль Муллин, ТР хәрби комиссариатның Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Дажгын Гасанов, район Советы һәм Башкарма комитеты аппараты, районның оешма-предприятия, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар һәм әфган сугышы ветераннары катнашты.

Митинг, сугышчы интернационалистлар стеллаларына веноклар һәм тере чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International