12 февраль көнне Мөслим урта мәктәбе базасында музыка укытучылары өчен семинар узды. Семинарда Талипов И.Д. 3 класста ачык дәрес күрсәтте. Деникаева Г.Р.Һәм Талипова Г.Р. мастер класслар үткәрделәр. “Туган як” музеенда “Мөслимнең күренекле шәхесләре”, Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы”, Р.Хантимеровның Мөслим төбәген яктырткан фотолар күргәзмәсе белән таныштылар.