Районкүләм “Алтын шайба” призына үткәрелгән хоккей ярышлары турында информация.

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

2015нче елның 11нче февралендә Мөслим урта мәктәбе базасында урнашкан боз мәйданчыгында район мәгариф бүлеге белән берлектә  “Алтын  алка” призына хоккей буенча укучылар арасында ярыш үткәрелде. Бу ярыш Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оштырылды.

 Ярышта мәктәпләрдән  7 команда көч сынашты. Шулардан, 1урынга Мөслим лицее командасы (тренер Арсланов Фасыйл), 2нче урынга Мөслим урта мәктәбе (тренер Асадуллин Илнур), 3 һәм 4 урыннарга Михайловка (тренер Илсур Мәҗитов),  Күбәк (тренер Гайров Ильяс)  урта мәктәпләре  чыкты. Олы Чакмак, гимназия һәм Рус Шуган мәктәпләре дә яхшы уеннарын күрсәттеләр.

Иң яхшы һөҗүмче дип   Мөслим урта мәктәбеннән Ахунов Рушан, иң яхшы сакчы дип  Михайловка урта мәктәбеннән Галиев Расил,  иң яхшы капкачы исеменә Мөслим урта мәктәбеннән Галеев Алмаз лаек булды. Иң яхшы

 уенчы – Күбәк урта мәктәбеннән Бектемиров Руслан танылды. Тренерлардан иң яхшысы- Мөслим лицееннан Арсланов Фасыйл.

Җиңүчеләр, иң яхшы хоккейчылар  мәгариф бүлегенең  бүләкләренә һәм грамоталарына  ия  булдылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International