Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
11 февраль көнне Мөслим сәнгать мәктәбе базасында Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте укытучылары белән очрашу булды. Көллият укытучылары фортепиано, халык уен кораллары, җыр сәнгате бүлекләренә йөрүче балаларга hәм укытучыларга мастер-класслар күрсәттеләр. Хакимова Клара Тимерҗановна hәм Сафина Айгөл Әлфисовна җыр сәнгате бүлеге укучылары, вокаль ансамбльләр белән эшләделәр. Уфимцева Зинаида Владимировна hәм Надеждина Ольга Александровна фортепиано hәм балалайкада уйнау серләрен өйрәттеләр. Цветков Виктор Иринархович hәм Нуреева Фәридә Сәитовна баян hәм домрада уйнаучыларага кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Укучылар үзләренең конкурс программаларын уйнап күрсәттеләр. Ә белегечләр исә, аларны профессиональ күзлектән тыңлап, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Көллият укытучылары җыр бүлеге укучыларына татар халык җырларын төрле ысуллар белән бик гади, балаларга аңлаешлы телдә җырлап бирделәр. Очрашу бик кызыклы hәм файдалы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International