11 нче февраль көнне Мөслим авылының “Кояшкай” балалар бакчасында республикакүләм “Ел тәрбиячесе – 2015” смотр-конкурсының район туры үтте. Анда Мөслим районы балалар бакчаларында эшләүче 10 мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагог көч сынашты. 12 нче февраль көнне шундый ук ярыш Мөслим авылының “Карлыгач” балалар бакчасында узачак.