11 нче февраль көнне М.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Гуманитар цикл фәннәрен интеграль укыту мәсьәләләре” дигән темага семинары узды. Семинар барышында 6 нчы сыйныфларда татар теле дәресләре каралды һәм Л.Гыйльфанова “Креатив фикер йөртү ысуллары” темасына мастер-класс күрсәтте. Шулай ук укытучылар үз эшчәнлекләре буенча электрон иҗат лабораториясен тәкъдим иттеләр.