Игенче авылында фельдшер-акушерлык пункты вазыйфасын озак еллар элеккеге контор бинасы үтәп килде. Дәүләт программасы нигезендә яңа модульле ФАП төзелә дигәч авыл халкыннан да ныграк сөенүче булмагандыр. “Азнакай нефтемаш” ҖЧҖ төзегән пункт узган җомгада кулланылышка тапшырылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты.