Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
6 февраль көнне Уфа дәүләт нефть технологик универститеты студенты Ханов Рушат hәм Н. Җиhанов исемендәге Казан консерваториясе студенткасы Гардисламова Айгөл Мөслим сәнгать мәктәбенең жыр сәнгате бүлеге укучылары белән очрашуга килделәр. Алар үзләренең уку йортлары белән таныштырдылар, студент тормышы турында сөйләделәр. Рушат музыка юлыннан китмәсә дә, үзе укыган уку йортының ансамблендә җырлый hәм ялгыз җырчы буларак та, университет оештырган смотр-конкурсларда катнашып, лауреат исеме алган. Айгөл консерваториядә укудан тыш, «Болгар кызлары» триосында жырлый. Очрашу азагында студентлар икесе дә бик матур итеп җырлап күрсәттеләр, укучыларга укуларында унышлар теләделәр hәм үзләренең уку йортларына чакырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International