«Талантлар иле»

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

«Сәләтле балалар үзеген»дә шөгылләнүче 53 укучы Россиякүләм «Талантлар иле» социаль проектының фән олимпиадаларында катнашты.

Фәхертдинова Айгөл математика фәне буенча регионда 2 нче дәрәҗэ җинүче булды. Иванова Екатерина, Гиздатова Луиза, Муллашова Алина һәм Ханнанова Ләйсәния химия фәненнән 3 нче дәрәҗэ федераль җиңучеләр исемлегенә керделәр. Ә Әглиуллина Язиләгә экология фәненнән тиңләр булмады. Язилә 1 нче дәрәҗэ федераль җиңүче дип табылды. Җинүчеләрне  Гөлусә Асылгараева, Раушания Хафаева, Ләйсән Бариева әзерләде.

Барлык җиңүчеләрне  грант конкурсында уңышлы катнашулары белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International