Волейбол буенча зона ярышлары

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

7 нче февраль көнне Лениногорск шәһәрендә волейбол буенча зонада сайлап алу ярышлары үткәрелде. Ярышлар мәгариф хезмәткәрләренең III кышкы Спартакиадасы рамкаларында оештырылды.

Мәктәп директорларыннан торган район командасы (Ильзир Мадьяров, Ильнар Миргалимов, Наис Шәйхуллин, Ильсур Исламов, Ильдар Мөбәрәков, Ильшат Хабибуллин,  Айзат  Гильфанов, Динар Миргалимов) ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск волейболчыларын җиңүгә иреште. Финалда Чирмешән районы командасыннан гына калышып, II урынга чыкты. Котлыйбыз, Кукмарада үтәчәк ярышларда уңышлар телибез.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International