Пневматик винтовкадан ату буенча район ярышлары

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

6 нчы февральдә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, пневматик винтовкадан ату буенча район ярышлары үткәрелде. Чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырылдылар.

Ярышларда 15 мәктәптән 50 укучы катнашты. Команда буенча зачетта беренче урынга Тат. Шуран, икенчегә – Рус Шуган, өченчегә – Мөслим урта, дүртенчегә – Симәк төп мәктәпләре чыктылар.

         Шәхси зачетта Олокина Диана, Мосолкова Виктория (Рус Шуган), Кәшифразова Азилә (Мөслим урта), Мирсалихов Нәргиз (М.Бүләр), Нурлыгаянов Раил (Тат.Шуран),Талипов Рәмис  (Симәк) җиңү яуладылар.  Җиңүчеләргә район ДОСААФ оешмасы һәм мәгариф идарәсе бүләкләре, грамоталары тапшырылды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International